КФУның Университет клиникасында уникаль операция ясадылар

2019 елның 20 марты, чәршәмбе

КФУ Университет клиникасының хирургия стационарының табиб-урологлары Татарстанда беренче тапкыр тулий лазерын кулланып микро-перкутанлы нефролитотрипсияне башкардылар. Клиникада 63 яшьлек пациентка операция ясадылар.

Перкутанлы нефролитотрипсия – тире аша ваклап бөер ташларын аерып чыгару алымы ул. Оператив дәвалауның бу төре беренче тапкыр 1976 елда үткәрелде һәм хәзерге вакытта эре бөер ташларын дәвалаганда сайлау алымы булып тора.

2017 елда микро-перкутанлы нефролитотрипсияне актив кертү башланды. КФУның Университет клиникасы Россиядә аны уңышлы куллана башлаган медицина оешмаларының берсе булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International