Бүген, 10 октябрьдә, Бөтендөнья психик сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Истәлекле дата 1992 елдан бирле җәмгыятькә психик сәламәтлек проблемалары һәм авыруларны профилактикалау турында мәгълүмат бирү өчен билгеләп үтелә.
Татарстанда яшәүче төрле яшьтәге кеше социаль-психологик хезмәт кабинетына мөрәҗәгать итә ала. Моны тәүлек буе эшли торган 279-55-80 һәм 129 («Таттелеком» ААҖ абонентлары өчен) телефоннары буенча аноним рәвештә эшләргә була. Кабул итүгә 279-40-73 телефоны буенча язылырга мөмкин.