Балык Бистәсе муниципаль районының Уракчы авылында «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизацияләү программасы кысаларында төзелгән яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа бинада фельдшер кабинеты, процедура кабинеты, көтеп тору бүлмәсе, дарулар саклау өчен бүлмә, санузел һәм санитар бүлмә бар.