Республика җәмәгать сәламәтлеге һәм медицина профилактикасы үзәгенең оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары Асия Җәләлиева киңәшмәдә катнашучыларга җәмәгать сәламәтлеге үзәге эшчәнлеге һәм мәгариф, сәламәтлек саклау системалары һәм Оборона министрлыгының тыгыз хезмәттәшлеге кирәклеге турында сөйләде.
"Шуны истә тотарга кирәк, безнең уртак максатыбыз - үсеп килүче буынның, ә киләчәктә Ватанны саклаучыларның сәламәтлеген саклау һәм ныгыту", - дип билгеләп үтте Асия Җәләлиева.