Электрокардиографиягә нигез салучы Александр Самойловка багышланган халыкара медицина форумына чакырабыз

2024 елның 3 апреле, чәршәмбе

5 апрельдә Казан дәүләт медицина академиясендә А.Ф. Самойловка багышланган «Фундаменталь һәм клиник электрофизиология. Заманча медицинаның актуаль мәсьәләләре» Халыкара медицина конгрессы эшен башлап җибәрәчәк.

Россиядә сәламәт кешенең беренче электрокардиограммасы Казан университетында А. Ф. Самойлов ярдәме белән 1906 елда языла.

Дөньяда беренче тапкыр 1920 елда Казан табибларны камилләштерү институтында табиблар өчен физиология һәм электрокардиография курсы кертелә.

Казан Россиядә генә түгел, дөньяда да клиник электрокардиографияне үстерү үзәгенә әверелә

Электрокардиографияне киң җәелдерү нәтиҗәсендә медицинаның яңа бүлекләре барлыкка килә: кардиология һәм функциональ диагностика

белешмә: Александр Филиппович Самойлов бөек рус физиологы, И.П. Павлов һәм И. М. Сеченовның укучысы. Аның исеме йөрәк электрофизиологиясенең дөнья тарихына алтын хәрефләр белән язылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International