Казанлылар метро станциясе янында гриппка каршы прививка ясата алачаклар

2017 елның 14 сентябре, пәнҗешәмбе

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе шәһәр халкына гриппка каршы вакцинация ясату акциясен башлап җибәрә. 15нче сентябрьдән 15нче октябрьгә кадәр "Җиңү Проспекты", "Кәҗә бистәсе", "Яшьлек", "Авиатөзелеш"метро станцияләре янында, шулай ук ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә мобиль прививка бригадасы эшләячәк. Гриппка каршы прививканы казанлылар һәр көнне сәг. 10-00нан -17-00 кадәр, ««Казан» агросәнәгать паркы» территориясендә дүшәмбедән кала, һәр көнне 8-00 дән 15-00 кадәр ясата алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International