Шикәр диабеты - инсулин гормоны секрециясе, аның эшчәнлеге аерым-аерым яки берьюлы бозылу нәтиҗәсендә хроник гипергликемиягә китерүче метаболизм (матдәләр һәм энергия алмашы) авырулары төркеме. Шикәр диабеты белән бәйле хроник гипергликемия очрагында төрле әгъзалар, аеруча күзләр, бөерләр, нерв күзәнәкләре, йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеге бозыла.