Бүген, Бөтендөнья контрацепция көнендә, Иннополиста «Контрацепция үз нечкәлекләрендә» дигән акция узды. «Студенческая» сырхауханәсе акушерлары-гинекологлары теләмәгән йөклелекне кисәтү алымнары турында, ышанычлы контрацептивларны сайлау вакытында ничек ялгышмаутурында, хатын-кызларның сәламәтлегенә гормональ препаратлар тискәре тәэсир итә алу турында сөйләделәр.