Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәмгә мөрәҗәгатьләр саны кимеде

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

2017 елның 25 сентябреннән башлап 25 октябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7733 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1183 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6019– төрле авыруларга, шул санда 167 инсультка һәм 35 инфарктка туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 980 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 46 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде. 31 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 126 тапкыр чыктылар

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 145кә кимеде.   Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 18гә, көчле миокард  инфарктлары буенча – 11гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 16га  кимеде.. Чакырулар саны бала табулар буенча –  36га, янгыннар буенча – 1гә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 148гә кимеде.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International