Укучылар өчен чын спорт бәйрәмен уздырдылар – флешмоб, күңелле зарядка, спорт номерлары һәм юнармеецлардан кул көрәше буенча бәйгеләр. Шулай ук балаларга сәламәт яшәү рәвеше һәм рациональ туклану турында сөйләделәр.