Бүген 4нче номерлы «Студенческая» сырхауханәсендә медиклар килүчеләргә грипп һәм салкын тиюдән булган авырулары профилактикасы турында сөйләделәр. Шулай ук медиклар колак,тамак һәм борын авырулары профилактикасына һәм дәвалауларына кагылышлы студентларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Шуннан соң бөтен килгәннәрне грипптан прививка ясарга чакырдылар.