Соңгы өч ел эчендә Татарстанда психик бозылулары белән беренче авырулар санының дәрәҗәсе 7,2 процентка үсте. Моның турында Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышланган «Татар-информ» МАда пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш психиатр-белгече Татьяна Гурьянова хәбәр итте.