Спасс районы Болгар шәһ. пенсионерларының «Өченче яшь» спартакиадасы узды. Спорт ярышларында районның 18 ветеран оешмасыннан, предприятиесеннән, учреждениесеннән һәм авыл бистәсеннән 110 артык кеше катнашты. Үз физик активлыкларын Спасс районы сәламәтлек саклау ветераннары да күрсәттеләр.