ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы казанлыларны 27 октябрьдә донорлар булырга һәм массакүләм зарядкада катнашырга чакыралар

2017 елның 26 октябре, пәнҗешәмбе

27 октябрьдә Кәрим Тинчурин исемендәге казан паркында кан тапшыру буенча «Игелекле йөрәк көне» һәм терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау буенча «Хәрәкәт шатлыкка» дигән массакүләм зарядка узачак. Бу көнне 9 сәг. башлап 12гә кадәр Республика кан үзәге казанлыларны «Игелекле йөрәк көне» донор акциясендә катнашырга чакыра. 18 сәг. башлап парк территориясендә массакүләм зарядка узачак – инструкторлар казанлыларга терәк-хәрәкәт аппараты авыруларын профилактикалау өчен күнекмәләр күсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International