30 октябрьдә 14.00 сәг. 1нче номерлы балалар һәм яшьләр иҗатының шәһәр сараенда Яр Чаллы шәһ. педиатрия хезмәтенең юбилеена багышланган тантаналы чара булачак. Ул балалар сырхауханәсенең (элек 1нче номерлы сырхауханә) 45-еллыгына һәм балалар хастаханәсенең (элек 2нче номерлы БШХ) 35-еллыгына багышланды.Автоградның педиатрия хезмәтенең формалашуы нәкъ беренче балалар сырхауханәсе ачылуыннан башланды.