Түбән Камада яшь табибларның һәм үз эшенең осталары булучы белгечләрнең очрашуы узды. Гадәттәгечә, медиклар формаль булмаган шартларда, эш урыныннан читтә җыелдылар. Аралашуның шундый форматы Түбән Кама медиклары өчен гадәти булды – 2015 елдан башлап сәламәтлек саклау оешмаларында Яшь белгечләр советы һәм Остазлар советы оештырылдылар. Алар килеп чыккан мәсьәләләрне хәл итүгә ярдәм итәргә һәм коллегаларның уңышларына шатланырга чакыра.