21нче номерлы казан сырхауханәнең яңа бинасына «Инвалидлар тереклек эшчәнлегенең уңайлы мохитын оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курсында катнашучылары килеп киттеләр. Делегацияне Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры киңәшчесе Ирина Юлий кызы Просвирякова җитәкчеләде. Ул шулай ук – Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы карамагындагы 2011–2020 елларга «Уңайлы мохит» дигән Россия Федерациясе дәүләт программасын гамәлгә ашыру артыннан тикшерү буенча координацион советы әгъзасы.