Шәһәр халкы өчен профилактик акцияләре иртәгә һәм ял көннәрендә С. Саид-Галиев исемендәге МСда (Казан шәһ., Советская ур., 18) узачаклар. 10 ноябрьдә (җомга) 17 сәг. башлап 19 сәг. кадәр йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча акция узачак. 11 ноябрьдә (шимбә) 13 сәг. башлап 17 сәг. кадәр туберкулезны профилактикалау буенча акция узачак. 12 ноябрьдә (якшәмбе) 13 сәг. башлап 19 сәг. кадәр сөт бизенең яман шешен профилактикалау буенча акция узачак.