35нче номерлы Түбән Кама лицеенда 10–11 классларда укучыларның Казан дәүләт медицина институты югары уку йортлары алдыннан белем бирү бүлегенең җитәкчесе Юлия Пухова белән һәм Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш шәфкать туташы Евгения Юдина белән очрашулары булды. Инде өченче ел рәттән лицей укучылары, КДМУның булачак студентлары «Медицина волонтерлык» программасында катнашалар. Балалар уку-производство практикасын ноябрьдән башлап июньгә кадәр Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсендә узалар. Быел программада 21 лицейда укучысы катнашачак. Тәҗрибә күрсәтә, балаларның күбесе шундый практикадан соң югары уку йортларына керәләр.