БВС ветераны, СССР сәламәтлек саклавының отличнигы Габдулбари Габдрахимов 93-еллыгын билгеләде

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

Бөек Ватан сугышында катнашучысы, хезмәт ветераны, СССР сәламәтлек саклавының отличнигы Габдулбари Габдрахимов 93-еллыгын билгели. Бүген исем бәйрәмен үткәрүчене коллегалары тәбрикләделәр – Әлмәт туберкулезга каршы диспансерның баш табибы һәм хезмәткәрләре, Сәламәтлек саклау идарәсенең, район Ветераннар Советының, халыкны социаль яклау вәкилләре, күршеләре һәм журналистлар. Нык сәламәтлек теләүләрен һәм район үсешенә кергән өлеше өчен рәхмәт сүзләрен ветеран район башы Айрат Хәйруллиннан алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International