Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов 10нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалына килеп киттеләр

2017 елның 14 ноябре, сишәмбе

Тулы көченә  яңартылган 10нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенең филиалы Сыртланова ур., 21 адресы буенча эшли башлады. Капиталь ремонт 2017–2018  елларга ТР беренчел медицина буынын модернизацияләү һәм ныгыту республика программасы буенча уздырылды. Медицина оешмасы бик каты үзгәрелде – коридорлар яктырак булдылар, мебель җиһазы яңартылды һәм ана-аталар шатлыгына – коляскалар бүлмәсе барлыкка килде. 16 мең балалар өчен оештырылган яңа шартларны визит барышында Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов билгеләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International