Түбән Кама буенча яңартылган «Сәламәтлек трамвае» йөри башлады

2017 елның 17 ноябре, җомга

Түбән Кама буенча яңартылган «Сәламәтлек трамвае» йөри башлады. Юл дәвамында пассажирлар үз организмы торышын тикшерә алалар. Бүген пассажирлар белән бергә Түбән Кама районы буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Венера Рәхимова, Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең баш табибы  Хәбибулла Әхмәдов, Медицина профилактикасы үзәгенең баш табибы Зөлфия Салаватова йөрделәр. Алар Түбән Камада яшәүчеләр белән аралашып алдылар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International