Атна эчендә Казанның Ашыгыч ярдәм станциясе 7940 чакыру үтәде

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

2017 елның 13 ноябреннән башлап 19 ноябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7940 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1189 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6194 – төрле авыруларга, шул санда 194 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларына һәм 63 миокард инфарктына туры килде.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм 1027 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 50 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 49 кеше зыян күрде, 28 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  

 

Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 12 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 81 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 166 кимеде (авырулар исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча  3кә артты. Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  5кә, ЮТҺ буенча – 5кгә, янгыннар буенча –  7гә кимеде, бала табулар буенча – 3кә артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 24кә артты.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International