Казанда медицинада яшь галимнәрнең инновацион фикерләре һәм фәнни тикшеренүләре конкурсының финалы узды

2017 елның 20 ноябре, дүшәмбе

Барысы Конкурска Россия һәм Казахстанның 20 регионнарыннан 500 гә якын гариза бирелгән. Грант фонды  1млн. 350 мең сум тәшкил итте. Конкурс финалына проектларны читтән торып эксперт бәяләү нәтиҗәләре буенча иң зур баллар санын җыйган 10 катнашучы чыкты. Конкурсның экспертлары булып Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан сәламәтлек саклауның әйдәүче белгечләре чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International