Медицина фәннәре кандидаты, Казан дәүләт медицина университетының сәламәтлек саклауда менеджмент кафедрасы доценты Лилия Саләхова башлыгында «Сыйфат менеджменты системасын эшләп чыгару һәм медицина оешмасына кертү» дигән цикл тыңлаучылары яңа 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр. Кунакларны учреждениедә сыйфат менеджменты системасы белән таныштырдылар. Атап әйткәндә, директор Илдар Закиров һәм медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алла Гомәрова кунакларга медицина реабилитациясе бүлеген, хатын-кызлар консультациясен, ирләр сәламәтлеге үзәген, онкология диспансерының филиалын күрсәттеләр. Шулай ук Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының «Дуслык сырхауханәсе – татарстан стандарты» концепциясе тәкъдим ителде.