КДМАдә ашыгыч ярдәм табиблары һәм фельдшерлары өчен семинар булды

2017 елның 29 ноябре, чәршәмбе

Казан дәүләт медицина академиясендә Россия ашыгыч  медицина  ярдәменең җәмгыяте «Ашыгыч  медицина  ярдәме табибларының  Казан мәктәбе» дигән Республика пилот белем бирү проекты чикләрендә «Көчле экзоген агуланулар. Клиника. Диагностика. Ашыгыч медицина  ярдәмен госпитальгә кадәр этапта һәм  стационар ашыгыч медицина  ярдәме бүлегендә  күрсәтү» темасына семинар булды. Семинарда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм районнарыннан 90 табиб һәм фельдшер катнашты., Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Казан дәүләт медицина академиясе» ӨҺББ ДБББУнең ашыгыч медицина  ярдәме кафедрасы доценты, Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе»  ДАССОның табибы токсикологы, мед.фән.канд. Ф.Я. Халитов, Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш токсикологы А.Р. Насыйбуллина, Татарстан Республикасы  Сәламәтлек саклау министрлыгының ашыгыч медицина  ярдәме буенча баш штаттан тыш  белгече М.М. Воронцова докладлар белән чыгыш ясадылар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International