Түбән Камада акция: үз хокукыңнан файдалан – ВИЧ-йогышына тикшерел!

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган чаралар чикләрендә бөтен республика буенча төрле масса-күләм акцияләр, спорт чаралары, профилактик аудио- һәм видеороликларны күрсәтү, ачык дәресләр, әсәрләр,рәсемнәр конкурслары, белем бирү ошмаларында һәм хезмәт коллективларында ВИЧ-йогышны профилактикалау буенча һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча лекцияләр  узачак. Түбән Кама Бөтенроссия «Стоп ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылды. Үзәк район күп профильле хастаханә җирлегендә лекцияләр һәм шәһәрдә торучы кешеләрне анкеталаштыру узачак. 1 декабрьдә 2нче номерлы сырхауханәдә (Строителләр ур., 10Д адресы буенча) 10.00 сәг. башлап 12.00 сәг. кадәр бөтен теләүчеләр түләүсез ВИЧ-йогышы булуына экспресс-тест үтә алалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International