Чистай үзәк район хастаханәсендә чикләнгән мөмкинлекләре белән балалар өчен «Йөрәктән йөрәккә» бәйрәм узды. Ел саен хастаханәнең балалар сырхауханәсендә Инвалидларның ун көнлеге чикләрендә конкурслар, тамашалар белән Чистайда яшь торучыларның күңелләрен ачалар, бүләкләр белән шатландыралар.