Рөстәм Миңнеханов капиталь ремонттан соң ачылган 2нче номерлы шәһәр хастаханәсенә килеп китте. ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин сүзләре буенча төзелеш эшләре 500 млн сумга төштеләр, зур күләмдә акча яңа техника сатып алу өчен җибәрелде. Аерым алганда, хәзерге заман компьютер томографы, эндоскопик җиһазлар, ультратавыш диагностика уздыру өчен аппаратлар сатып алындылар. Тулысынча операцион җиһазлар, шул санда чиста бүлмәләр комплексы монтажланган. Бинада электр челтәрләр, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары, вентиляция тулысынча алыштырылдылар.