НТР-24 телеканалында «Синең сәламәтлегең өчен, Түбән Кама» дигән тапшырулар циклы «Түбән Кама районында халыкны наркотиклаштыру профилактикасы» муниципаль программасы чикләрендә чыга. Программада – наркотик бәйлелек белән интегүче кешеләрнең эч серләрен сөйләү, кальяннар, алкоголь, никотин, электрон тәмәке һәм наркотиклар зыяны, табиблар киңәшләре.