Бүген Балалар республика клиник хастаханәсендә «Язылучы көне» булды. Акция БРКХ хезмәткәрләренә һәм кечкенә пациентлар гаиләләренә Татарстанның әйдәүче басмаларының мөхәррирләре, корреспондентлары һәм фотографлары белән аралашырга һәм биредә үк ошаган газетларга һәм журналларга подписка рәсмиләштерергә мөмкинлек бирде.