Әлмәттә 3нче номерлы шәһәр сырхаухәнәсенең ачылуы булды. Анда дәвалау учреждениесендә реконструкцияләү һәм капиталь ремонт буенча эш уздырылды. Ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин, «Татнефть» ПАҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башка рәсми шәхесләр катнаштылар.