2017 елның 18 декабреннән башлап 24 декабренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8466 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1241 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6680– төрле авыруларга, шул санда 182 инсультка һәм 52 инфаркта туры килде.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1082 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 44 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 56 кеше зыян күрде, 40 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 84 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 185кә артты (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны янгыннар буенча – 8гә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 7гә һәм бала табулар буенча – 2гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 4кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 5кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 37гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.