2018 елның 1нче гыйнварыннан башлап 7нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 9473 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1130 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 7794– төрле авыруларга туры килде, шул санда 190 чакыру – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча һәм 51 инфаркт буенча.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 1145 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 26 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 31 кеше зыян күрде, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 111 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 1104кә артты (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Шулай ук чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 11гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 32гә, янгыннар буенча – 3кә көчле миокард инфарктлары буенча – 1гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 202гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.