26–27 февральдә «Сакчыл сырхауханә: чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру» дигән фәнни-гамәли семинар узачак

2018 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

26–27  февральдә «Космос» кунакханәнең конгресс-үзәгендә медицина учреждениеләр һәм клиникалар җитәкчеләре, хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнары вәкилләре өчен «Сакчыл сырхауханә: чыгымнарны оптимальләштерү һәм нәтиҗәлелекне арттыру» дигән фәнни-гамәли семинар узачак. Семинар программасы «сакчыл процессларны» кертүнең уңышлы практикалары тәҗрибәсен, мәгълүматый системаларын һәм телемедицина технологияләрен исәпкә алып эшләнде, медицина ярдәменең сыйфатын яхшырту буенча бурычларны нәтиҗәле үтәргә мөмкинлек бирүче әзер карарлар җыелмасын алырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International