Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау ярдәм бүлеге башлыгы Юрий Аржановка 60 яшь тула. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин юбилей белән тәбрик итте һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды.