Казанда яшәүче Гөлнара Абдуллина ире белән берничә ел дәвамында икенче бала тудырырга хыялланганнар. Ниндидер мизгелдә хатын-кыз инсульт, аннары авыр операция кичерде. Аннан соң табиблар коточкыч яңалык хәбәр иттеләр: хәзердән башлап Гөлнарага йөккә узарага ярамый. Әмма тугыз айдан соң Абдуллиннар гаиләсендә өр-сәламәт кыз туа. Бу ничек мөмкин дигән сорауга баланың әнисе тыныч кына «Могҗиза һәм табибларның менә дигән эшләүләре» – дип, җавап бирә.