10 ел элек, 2008 елның 13 гыйнварында Түбән Кама үзәк район күп профильле хастаханәсенең беренчел кан тамырлары үзәге үзенең беренче пациентларын кабул итте. Шул вакыттан бирле бүлектә 10 меңнән артык Түбән Камада һәм Зәйдә яшәүче кеше дәваланды. Бу вакыт эчендә инсульттан үлемнәр санын 2 тапкыр киметеп булды. А ул – меңнәп үлемнән коткарылган кеше.