2018 елның 8нче гыйнварыннан башлап 14нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 8291 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 962 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6760– төрле авыруларга туры килде, шул санда 171 инсульт һәм 54 инфаркт.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 881 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 38 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 35 кеше зыян күрде, 21 кеше дәвалау оешмаларына китерелде, 3 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 23 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 94 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 1182гә кимеде (авырулар, бәхетсез очраклар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны ЮТҺ буенча (12 очракка), янгыннар буенча (6 очракка), көчле миокард инфарктлары буенча (3 очракка) артты. Шулай ук чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 19га, бала табулар буенча – 17гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 168гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.