Бүген Казан мэры Илсур Метшин 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсенә капиталь ремонттан соң килеп китте. Ремонтланган сырхауханәне ТР сәламәтлек саклау министр урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР ССМ Казан шәһ.буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Илнур Халфиев, Медицина университеты клиникасының баш табибы Илнур Шәрәфетдинов карап чыктылар. Кунаклар яңартылган кабинетларны күрделәр, сырхауханәнең пациентлары һәм персоналы белән аралаштылар.