Бүген япон Канадзава шәһәрендә Россия һәм Япония вәкилләре университетлар һәм илләр арасында фәнни һәм мәгариф бәйләнешләрне киңәйтүче берничә килешүгә имза куйдылар. Ул килешүләрнең берсе – ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры, Казан федераль университеты һәм Канадзава университеты арасында хезмәттәшлек һәм фәнни алмашу турында. Документ берничә юнәлеш буенча эшләүне күздә тота. Аерым алганда, фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре белән алмашу, фәнни хезмәткәрләрнең як-яктан командировкалары, студентларның һәм укытучыларның алмашу программалары, шул санда бергә бастырып чыгарган эшләр, симпозиумнарны һәм конференцияләрне оештыру.