Казанда атна эчендә ашыгыч ярдәм хезмәтенә чакырулар саны авырулар һәм бала табулар буенча кимеде

2018 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

2018 елның 15нче гыйнварыннан башлап 21нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7995 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1013 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6335– төрле авыруларга туры килде, шул санда 216 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 62 инфаркт.

Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 883 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 41 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 43 кеше зыян күрде, 23 кеше дәвалау оешмаларына китерелде.  Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 17 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 71 тапкыр чыктылар.

Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 296га кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча –  45кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 8гә,  ЮТҺ буенча – 3кә артты. Чакырулар саны бала табулар буенча – 23кә, янгыннар буенча – 6га кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 51гә артты. 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.

 Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International