Бүген Саба районында, Шәмәрдән – Югары Утар трассасында ЮТҺ булды.2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, аларның берсе 2-яшьлек бала. Ике зыян күргән хәле авыр диярлек кеше РКХнә, бала – БРКХнә тапшырылдылар. Тагын өч зыян күргән кеше Саба үзәк район хастаханәсендә карап тикшерүдән соң канәгәтьләнерлек хәлдә амбулатор дәвалауга җибәрелде.