Бүген «Студенческая» 4нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОда традиция буенча Татьяна көнен билгеләп үттеләр. Бу көнне студентларга тешләрне профилактик тикшерү узаарга һәм стоматолог консультациясен алырга мөмкинлеге булды. Һәр Татьянага бәйрәм хөрмәтенә медиклар лалә чәчәге бәйләмен бүләк иттеләр һәм теш фторлавын уздырдылар. Шулай ук студент-медиклар өчен сырхауханә психологы тренинг-семинар һәм экспресс тестлау үткәрде. Тренинг билгеле бер күнекмәләрне үзләштерүгә һәм катлаулы хәлләрне нәтиҗәле хәл итүгә юнәлгән.