Калуга өлкәсеннән кунакларның визит максаты – учреждениедә «Татарстан Республикасының Электрон сәламәтлек саклавы» Бердәм дәүләт мәгълүматый системасының эше белән танышу һәм өйрәнү. «21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССОна Калуга өлкәсе делегациясе килде: Калуга өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Константин Николай улы Баранов, Калуга өлкәсенең икътисади үсеш министры Дмитрий Олег улы Разумовский, министр урынбасары – Калуга өлкәсенең икътисади үсеш министрлыгының мәгълүматлаштыру һәм элемтә идарәсе башлыгы Андрей Николай улы Проскурнин һ. б. Кунакларны ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Фәридә Яркаева озатып йөрде. Шәһәрдә иң зур сырхауханәнең яңа бинасы буенча экскурсияне баш табиб Айрат Зиятдинов үткәрде.