Адел Вафин: «Нәтиҗәле сәламәтлек саклау системасын оештыру – иң якындагы елларга төп максат»

2018 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Казанда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашуы белән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының коллегия утырышы булды. 

2017 елда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау эшчәнлегенең йомгаклары һәм 2018 елга төп бурычлар турында төп доклад белән ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин чыгыш ясады.

ТР сәламәтлек саклау министры билгеләгәнчә, үткән елда министрлык эше медицина ярдәмен күрсәтү процессларын камилләштерү, цифрлы мәгълүмати технологияләрне кертү, балачак һәм бала табуга ярдәм итү хезмәтен камилләштерү, санитар авиацияне үстерү, дару тәэминатын системалаштыру һәм тармакта кадрлар җитешмәвен бетерү кебек төп юнәлешләрдә тупланган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International