2018 елның 22нче гыйнварыннан башлап 28нә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7857 чакыру керде. Җәмәгать урыннарына 1049 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6257– төрле авыруларга туры килде, шул санда 173 баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары һәм 44 инфаркт.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм медиклары 939 тапкыр, шул санда ЮТҺ урыннарына 46 тапкыр чыкты. Шул ЮТҺдә 43 кеше зыян күрде, 33 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. 1 кеше ЮТҺ нәтиҗәсендә вафат булды.
Янгыннарга узган атнада ашыгыч ярдәм медиклары 20 тапкыр чыктылар. Бала табуларга ашыгыч медицина табиблары 66 тапкыр чыктылар.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 138гә кимеде (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 43кә, көчле миокард инфарктлары буенча – 18гә, бала табулар буенча – 5кә, янгыннар буенча – 3кә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 36га артты.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр «ашыгыч ярдәм» бригадасын SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Моның өчен хәбәрне 8987-297-41-36 номерга җибәрергә була.
Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп чакыру өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.
Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.