2 февральдә 13.00 сәгатьтә «Татар-информ» МАда Бөтендөнья онкологик авырулар белән көрәшү көненә багышланган матбугат конференциясе үтәчәк. Татарстанда онкологик авырулар саны ситуациясе, мәкерле авыру белән көрәшү һәм аны профилактикалау турында ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов, «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССОның баш табибы Илдар Хәйруллин, Казан дәүләт медицина академиясе директоры, РФА член-корреспонденты, онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы мөдире, профессор, м.ф.д. Рөстәм Хәсәнов һәм «ТР ССМ РКОД» медицина булеге буенча баш табиб урынбасары, ТР ССМ паллиатив ярдәм буенча баш штаттан тыш белгече, м.ф.к. Илсур Шаймарданов сөйлиячәкләр.