Бөек Ватан сугышы ветераны, хәрби кыр хирургы Татьяна Емелинаның «Татарстан медикларының фронт юллары» дигән икенче китабы дөнья күрде

2018 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Китапта хәрби шинелләр кигән медиклар, аларның Бөек Ватан сугышы фронтларында авыр һәм фидакарь хезмәтләре турында сөйләнә. Аларга китапның авторы – Волхов елгасыннан башлап Одер елгасына кадәр сугыш юлларын үткән хәрби кыр хирургы да керә. Татьяна Андрей кызы узенең күргәннәре һәм кичергәннәре турында, шул вакыйгаларның шаһитләре һәм катнашучылары булган  коллегалары турында яза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International