Бүген Яр Чаллының 3нче номерлы шәһәр сырхауханәсе капиталь ремонттан соң ачылды. Аны 2017 елның язында Яр Чаллының башка медицина учреждениеләрендә капиталь ремонтлау белән бергә башладылар. Сырхауханәләрне модернизацияләүгә республика бюджетыннан 1,5 млрд сум бүлеп бирелде. Тышкы күренешне үзгәртүдән башка алар яңа стандартлар буенча эшлиячәкләр - «Дусларча сырхауханә» республика проекты бөтен җирдә дә кертелә.